Татарстан Премьер-министры республика делегациясе белән Канадага килеп төште

Сәфәре барышында Илдар Халиков эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрер дип фаразланыла

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 11-13 март көннәрендә Татарстан делегациясе Илдар Халиков җитәкчелегендә эш сәфәре белән - Канадада.

ТР Премьер-министры барачак беренче шәһәр Монреаль булачак (Квебек провинциясе). Биредә ТР Хөкүмәте башлыгы 30 дан артык компаниянең штаб-фатирлары һәм фәнни-тикшеренү бүлекчәләре урнашкан җирле Технопарк эшчәнлеге белән танышачак. Технопарк территориясендә Квебекның һәм чит ил фирмаларының алдынгы проектлары тормышка ашырыла.

Моннан тыш, Илдар Халиковның эш программасында бизнес-класс һәм төбәк әһәмиятендәге очкычлар эшләп чыгаручы "Bombardier" заводын һәм гражданлык, хәрби авиация двигательләрен җитештерүче "Pratt & Whitney" Америка оешмасын карау планлаштырылган.

13 март көнне республика делегациясе эшчәнлеген Торонто шәһәрендә дәвам итәчәк (Онтарио провинциясе). CERBA ( Россия һәм Евразиядә Канада эшлекле ассоциациясе) офисында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында презентация булачак, шулай ук Канадада яшәүче татарлар диаспорасы вәкилләре белән очрашу узачак.

Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе МаРс Дискавери Дистрикт (MaRS Discovery District) оешмасына һәм Торонто университетына барырга планлаштыра.

Моннан тыш, Канадага булган сәфәрендә Илдар Халиков эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрер, дип фаразланыла.

Илдар Халиковны озата баручы Татарстан делегациясе составында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, РФнең АКШтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге каршындагы ТР сәүдә-икътисад вәкиле Равил Нигъмәтҗанов һәм башка рәсми затлар бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.