news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Словакиянең сәнәгать потенциалы турында фикерләре белән уртаклашты

Татарстан Президенты Братислава шәһәренә сәфәрендә Словакия Республикасы парламенты башлыгы Андрей Данко белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Словакиянең сәнәгать потенциалы турында фикерләре белән уртаклашты
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Братиславада Словакия Республикасы Милли советы рәисе Андрей Данко белән очрашудан соң Словакиянең сәнәгать потенциалына һәм үсеш перспективалары турында фикерләрен әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Словакия җитәкчелегенә Россия Федерациясе белән булган мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан «бу мөнәсәбәтләргә күп кенә кызыклы идеяләр, килешүләр кертәчәк», дип ышаныч белдерә. «Сезгә ешрак килергә кирәк иде, без гүзәл илне күрдек, илнең үсеш алуы һәм чәчәк атуы күренеп тора», — дигән ул.

Ул «Татнефть» ГАҖ белән Slovnaft нефть эшкәртү заводы арасында үзара хезмәттәшлек турында искәртте. Аның фикеренчә, кечерәк предприятиеләр бу зур компанияләрдән үрнәк алырга мөмкин. Шул ук вакытта аларга бүген хезмәттәшлек турында килешү төзегән Татарстан һәм Словакия сәүдә-сәнәгать палаталарына ярдәм итәргә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге эш сәфәрендә Татарстан һәм Словакия компанияләре арасында үзара хезмәттәшлекнең кызыклы формалары табылачагына ышана.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Словакиянең гаять зур туристик потенциалы турында әйтте.

«Татарстан бу һәм башка юнәлешләр буенча да Словакия белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул Көнчыгыш Европа иленә уңышлар һәм үсеш теләде. Татарстан Президенты мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100