news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда MOL компаниясе технологияләрен куллану турында фикер алышты

Татарстан Президенты Словакиягә сәфәрендә Венгриянең MOL Group компаниясе вәкилләре һәм аның составына керә торган Slovnaft вәкилләре белән очрашты.

Миңнеханов Татарстанда MOL компаниясе технологияләрен куллану турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Венгриянең MOL компаниясе эшләгән технологияләрне куллана башларга мөмкиннәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Братиславада Slovnaft заводында Венгриянең MOL Group компаниясе вәкилләре һәм Словакиянең аның составына керә торган Slovnaft вәкилләре белән очрашуда шул хакта сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятие администрациясе бинасында Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» компаниясе белән булган хезмәттәшлек һәм алга таба кооперация планнары турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, «Татнефть» ГАҖ нефть ятмалары урынында химия чаралары ярдәмендә нефть чыгаруны арттыруны күздә тоткан ПАВ-полимер заводының MOL технологиясен кулланыла башларга мөмкин.

Моннан тыш, MOL резиналаштырылган битум республика территориясендә юллар төзегәндә кулланылырга мөмкин. Яхшыртылган битум төбәкнең климат зонасы өчен хас булган температуралар үзгәрешенә, югары йөкләнешләргә һәм башкаларга чыдам булачак.

«Татарстан җитәкчелеге «Татнефть» һәм Slovnaft компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтүне хуплый һәм тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», — диде Татарстан Президенты. Юл өслегенең сыйфатын арттырырга һәм юлның хезмәт итү вакытын арттырырга мөмкинлек бирә торган технологияләр республика өчен дә, тулаем Россия өчен дә бик актуаль, дип өстәде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100