Рөстәм Миңнеханов: Полициядә хезмәт итү - кыю һәм игелекле кешеләр эше

Татарстан Президенты Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Полициядә хезмәт итү кыю һәм игелекле кешеләр эше булып кала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концертында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп әйтте.«Полициядә хезмәт итү һәрвакыт башкалар өчен үзләрен куркыныч астына куярга әзер булган кыю һәм игелекле кешеләр эше булды һәм шулай булып кала да. Сезнең эшегез һәрвакыт республика халкының игътибар үзәгендә. Шәһәр урамнарында тәртип, халыкның тынычлыгы һәм үз иминлегенә ышанычы нәкъ менә сездән тора», - диде Татарстан Президенты.Ул аерым рәхмәт сүзләрен хокук тәртибен саклауга өлеш керткән һәм үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыручы хезмәт ветераннарына җиткерде. «Сезнең хезмәткә тугрылыгыгыз горурлык һәм хөрмәт уята», - диде Миңнеханов. Ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең туганнарына һәм якыннарына көн саен алар белән хезмәт авырлыкларын уртаклашкан өчен рәхмәт әйтте.Министрлык WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көнендә үз профессиональлеген күрсәтте, диде Президент. «2020 ел вакыйгаларга бай булачак - ТАССРның 100 еллыгына бәйрәм чаралары, сентябрьдә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау була. Сезнең бурыч - гражданнарның конституцион хокукы һәм иреге иминлеген тәэмин итү», - диде ул.Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге теләде. Бәйрәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында концерт белән дәвам итте.Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. «Россия Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек җитәкчесе Айбулат Юнысовка бирелде.«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале полиция полковнигы Рөстәм Ибраһимовка WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты көннәрендә иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеше өчен тапшырылды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан медальләре, «Татарстан Республикасының Эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре» исемнәре бирелде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 2011 елда Милиция көне үзгәртелгәннән соң шулай атала башлады.