Рөстәм Миңнеханов: Мобиль лаборатор комплекслар бүгенге шартларда аеруча кирәк

Ул заманча технологияләр мобиль лабораторияләр шартларында теләсә нинди куркыныч инфекцияләрнең диагностикасын үткәрергә мөмкинлек биргәнен билгеләп узды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобиль лаборатор комплекслар бүгенге шартларда аеруча кирәк булуын әйтте. Президент «Казан Экспо» үзәгендә, санитар-эпидемиологик гадәттән тыш хәлләр вакытында тиз арада чарасын күрү өчен, мобиль лабораторияләрнең халыкара өйрәнүләре ачылышында катнаша.

«Бу җитди вакыйга, РФ Хөкүмәтенә ышаныч өчен рәхмәт. Өйрәнүләрне уздыру бүген аеруча актуаль, ике ел безнең галимнәр, табиблар инфекцияне тулысынча җиңүгә көчен кертә. Куркыныч йогышлы авырулар таралмасын өчен, вакытында нәтиҗәле чарасын күрергә кирәк» — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул заманча технологияләр мобиль лабораторияләр шартларында теләсә нинди куркыныч инфекцияләрнең диагностикасын үткәрергә мөмкинлек биргәнен билгеләп узды. «Күп кенә илләрдә мондый лабораторияләр бар. Россия мондый заманча карарлар кабул итүдә лидерларның берсе. Инфекция куркынычына уртак тырышлык белән генә чик куеп була», — диде. 

Президент Татарстанда пандемия башыннан ук нәтиҗәле профилактика чаралары күрелгәнен искәртте. «Хакимият һәм Роспотребнадзорның нәтиҗәле эше халык сәламәтлеген саклау системасын төзергә һәм яңа ковид инфекциясе тиз таралмавына мөмкинлек бирде», — дип белдерде. 

«Татарстанның җитди халыкара чараларны уздыруда тәҗрибәсе зур. Санитар-эпидемиологик иминлеккә игътибар бирелә. Мобиль лабораторияләр барлык зур чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә актив катнашты», — диде Миңнеханов. Ул Роспотребнадзор федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова Татарстанга мобиль лаборатория кайтарылуы өчен рәхмәтен ирештерде.

«Татарстанда вирусны вакытында ачыклау җиһазлары һәм мобиль лаборатор комплекслар бүгенге шартларда аеруча кирәк», — диде.