Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» компаниясенең Директорлар советы рәисе белән очрашты

Алар һава суднолары, диңгез һәм елга транспорты интерьерларын җитештерүне киңәйтү, судноларга техник хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү мөмкинлекләре турында да сүз кузгатты

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан-Экспо» мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» идарәсе компаниянең Директорлар советы рәисе Азат Хәким белән очрашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Тулпар Аэро Групп»ның алга таба үсешенә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук алар һава суднолары, диңгез һәм елга транспорты интерьерларын җитештерүне киңәйтү, судноларга техник хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү мөмкинлекләре турында да сүз кузгатты.