Россия спорт министры Казанга килде

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанга эш визиты белән Россия спорт министры Павел Колобков килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

«Иртәгә, 12 октябрьдә, Россия Спорт министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук Павел Колобков Казанда берничә спорт объектында булырга һәм Татарстан спортчылары һәм тренерлары белән очрашырга планлаштыра.