Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада авыл хуҗалыгы культураларын урып җыю эшләре дәвам итүен әйтте.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә күзәтчелек итәргә кушты. Ул шимбә киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник культураларны урып җыю һәм көзге чәчүнең барышы хакында доклад белән чыгыш ясаганнан соң шулай дип белдерде.
Президент республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын искәртте.
«Без быел аграрийларның билгеле бер проблемалары булуын аңлыйбыз, чөнки җәй коры килде. Әмма яшелчә һәм бәрәңге белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәчәкбез. Сугару системалары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу эшне башкарырга әзер. Республиканың барлык шәһәрләрендә уңайлы мәйданчыклар булырга тиеш. Бу эшнең тиешенчә оештырылуы зарур. Бәяләргә, иң мөһиме, продукциянең сыйфатына күзәтчелек итегез», - дип искәртте ТР Президенты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада авыл хуҗалыгы культураларын урып җыю эшләре дәвам итүен әйтте. Әйтик, 13,5 мең гектар мәйданда (24 процент) бөртеккә кукуруз суктырылган. Барлыгы 43,2 мең тонна бөртек җыеп алынган.
Шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 21 процентында алынган. Министр быел бу тармакта уңыш уртача бишьеллык күрсәткечкә карата 1,3 миллион тоннага азрак булачагын искәртте.
Халыкны бәрәңге белән тәэмин итүдә проблемалар көтелми, диде Җәббаров. Бүгенге көндә «икенче икмәк» 21 процент мәйданда алынган, уңыш гектарыннан уртача 155 центнер тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз