Миңнеханов Казанны үстерү концепциясе хакында халык белән фикер алышырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төп бурыч – башкаланың тарихи йөзен саклап калу. Концепцияне әзерләүгә күп кешенең хезмәте кергән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга Шәһәрнең тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе хакында (аның презентациясен үткәргән вакытта) халык белән фикер алышырга тәкъдим итте.

«Мин концепция хакында халык катнашында фикер алышырга тәкъдим иттем, шуннан соң документ Казан шәһәр Думасы тарафыннан расланачак. Әгәр әлеге концепцияне үзгәртү теләге туса, шул ук процедураны үтәргә кирәк. Шәһәрдә яшәүчеләрнең безнең кая һәм ничек хәрәкәт итәчәгебезне аңлавы мөһим», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төп бурыч – башкаланың тарихи йөзен саклап калу. Концепцияне әзерләүгә күп кешенең хезмәте кергән.

«Бу – безнең нинди чикләрдә эшләячәгебез, нинди зонада нәрсә булырга мөмкин икәнлеген билгели торган Конституция кебек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без эшне дәвам итәбез. Куелган бурычлар конкрет документлар белән регламентлаштырылачак. Һәм инвесторлар, төзелеш компанияләре дә һәр территория буенча барлык параметрларны төгәл белеп торачак», - дип искәртте Казан мэры.

Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясе тарихи үзәктә проектлаштыруның сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру, шулай ук шәһәрнең тарихи йөзен саклауга кагылышлы шәһәр төзелеше регламентларына төгәллек кертүне максат итеп куя.