Минтимер Шәймиев «Казан» аэропортында принц Кәрим Ага Ханны каршы алды

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы архитектура өлкәсендә халыкара премия лауреатлары арасына керде.
(Казан, 11 сентябрь,«Татар-информ»). Принц Кәрим Ага Хан IV Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.«Очрашуның кыскача тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов һәм башка рәсми затлар катнашты», – диделәр матбугат хезмәтендә.Архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 13 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узачак.