news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Казанда «Күкнең җиденче каты» районын төзү концепциясен тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты төзелә торган территориядә социаль инфраструктура объектларын урнаштыруны җентекләп уйларга кушты.

Миңнехановка Казанда «Күкнең җиденче каты» районын төзү концепциясен тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанда  «Күкнең җиденче каты» яңа торак районын төзүнең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Планлаштырылган төзелеш турында «ОСА» архитектура бюросы проекты җитәкчесе Алексей Шалаев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 27,7 гектар мәйданда төрле катлы 44 торак һәм офис-сәүдә бинасы төзү планлаштырыла.

Район территориясендә 4,7 мең тирәсе комфорт класслы фатир, шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәп төзелер дип көтелә. Территория җәмәгать транспорты челтәре, шул исәптән метро станциясе белән дә тәэмин ителәчәк. Төзелешне 2027 елга тәмамлау планлаштырыла.

«Рөстәм Миңнеханов «Күкнең җиденче каты» торак районын төзү концепциясен уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, төзелешкә комплекслы якын килергә, кешеләргә яшәү өчен кирәкле бар нәрсәне булдыруны, шул исәптән социаль объектларны, башка инфраструктураны карарга кирәк», – диделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Проектны тәкъдим итүдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республика башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100