Татарстан Президенты Тимур Нагумановны тагын биш елга бизнес-омбудсмен итеп калдырды

Шул хактагы Карар 10 августта имзаланган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны тагын биш елга Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасында калдырды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шушы хактагы Карарны (УП-563) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 августта имзалаган.