Миңнеханов беренче Каспий форумында катнашачак һәм Азәрбайҗанга сәфәр кылачак

ТР Президенты якын чит илләр белән тышкы сәүдә әйләнешен арттыру өчен хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышырга ниятли.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, икътисад, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү турында килешү өчен, Төрекмәнстан һәм Азәрбайҗанга сәфәр кылырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова, республика Президентының Россиянең чит илләрдәге сәүдә вәкилләре белән очрашуын шәрехләп, шул хакта хәбәр итте.«Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстанга сәфәре августка планлаштырылган. Ул беренче Каспий икътисад форумында катнашачак», - диде ул. Галимова сүзләренчә, Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 24 миллион доллар тәшкил итә, шулай ук КАМАЗ техникасын сату турында килешү бар.Кичә Россиянең Азәрбайҗандагы сәүдә вәкиле Миңнехановка машина төзелеше өлкәсендә Татарстан белән уртак предприятиеләр төзүгә карата кызыксыну белдерүе хакында хәбәр итте. «Бүгенге көндә Татарстан белән Азәрбайҗан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 58 миллион доллар тәшкил итә. Бу бик тә аз – әлеге күрсәткечнең 200 миллион долларга җиткән чаклары да бар иде.ТР Президентының Бакуга сәфәре вакытында яклар үзара хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышачак. Әлеге визит октябрьнең икенче яртысына планлаштырылган», - дип ачыклык кертте Галимова.Миңнеханов шулай ук Россиянең Норвегиядәге сәүдә вәкиле белән дә очрашты. Республиканың әлеге ил белән тышкы сәүдә әйләнеше 110 миллион доллар тәшкил итә. «Сәүдә вәкиле ТР Президентының бу илгә сәфәрен әзерләргә тәкъдим итте. Татарстан делегациясенең Норвегиягә сәфәр кылганы юк иде әле. Рөстәм Нургалиевич иң элек Норвегия бизнесы вәкилләренә Татарстанга килеп, республика потенциалы белән танышырга тәкъдим итте», - дип өстәде Галимова.ТР Президентының сәүдә вәкилләре белән очрашуы кысаларында шулай ук Белоруссия, Иран һәм Украина белән хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов чит ил партнерлары белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә сәүдә вәкиллекләренең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.