Татарстанда Президент каршындагы Эшкуарлык советының бишенче киңәйтелгән утырышы башланды

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче киңәйтелгән утырышы уза. Бу минутларда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә утырыш башланып китте.

Чарада республиканың муниципаль районнарыннан 250 дән артык эшмәкәр катнаша. Советның проект төркемнәре лидерлары – эшмәкәрләр һәм хакимият органнары вәкилләре - Татарстанда бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү юлларын күрсәтәчәк. Бизнес, министрлык һәм ведомстволар белән берлектә, берничә айлар дәвамында проект төркемнәре форматында эшләгән. Алар, берничә мәртәбә очрашып, проблемаларны чишү юллары турында фикер алышкан.

Көн үзәгенә 8 проект төркеме мәсьәләләре чыгарылган. Бу түбәндәге мәсьәләләр:

  • бизнес һәм хакимият хезмәттәшлеге механизмын булдыру: провайдерлар тарафыннан тыелган мәгълүматлы интернет-ресурсларга керүне чикләү тәртибе;
  • процедура регламентациясе: пилотсыз очу аппаратлары өчен рөхсәт алу;
  • теге яки бу мәсьәлә буенча килештерүне гадиләштерү: элмә такталар һәм мәгълүмати конструкцияләрне урнаштыру;
  • яңа нормативлар куллану регламентын булдыру: балык хуҗалыгы объектлары өчен су сыйфатына таләпләр;
  • контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан гражданнар шикаятьләре буенча тикшерүләр уздыру;
  • Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы кысаларында уздырыла торган контроль-күзәтчелек чаралары;
  • муниципаль контроль мәсьәләләрендә бизнеска басымны киметү;
  • Татарстан Республикасында балаларны куркынычсыз йөртүне оештыру.