Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор хезмәтенә: “Сез үзегез генә хаклы дип уйлыйсыз!”

Президент Роспотребнадзорга эшмәкәрләргә кырыс, катгый мөнәсәбәте өчен шелтә белдерде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче утырышында контроль-күзәтчелек органнарының эшмәкәрләрне еш тикшерүен, зур булмаган хилафлыклар өчен дә штраф рәвешендә җәзага тартуына зарланып чыгыш ясаган бизнес вәкилләре булды. Шундыйларның берсе – Казанда “ДоДо Пицца” директоры Вячеслав Миллер.

Бүгенге көндә республикада юридик зат яки шәхси эшмәкәргә карата елына бер булса да муниципаль тикшерү, елына дүрт мәртәбә төбәк тикшерүе уздырыла. 2016 елның 2 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, күзәтчелек органнары тикшерүгә дучар ителгән субъектлар тарафыннан зыян китерүнең нибары 98 очрагын гына ачыклаган. План нигезендәге тикшерүләр кимесә дә, планнан тыш тикшерүләр саны арта. Контроль органнарының кисәтү ясау алымын бөтенләй кулланмавына зарлана эшмәкәрләр.

Пиццерия хуҗасы Вячеслав Миллер продуктларның иртән китерелүе һәм тиешле ишектән кертелмәве кайбер кешеләргә комачаулык тудырганын, нәтиҗәдә, аны бинаны ябарга мәҗбүр итүләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шундый кечкенә хилафлык өчен дә бизнеска чик куючыларны тәнкыйть утына тотты. Россия Кулланучылар хоккуларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бинаны ябу карарына аңлатма бирде. Ул, машинаның продуктларны иртүк китерүе кешеләргә комачау итүе турында аңлатырга һәм бинаны ябуның муафыйк карар булуын дәлилләргә тырышса да, аның кырыс тон белән сөйләвен Президент өнәмәде. “Эшмәкәрләр сүзенә дә колак салыгыз, һәр очракны игътибар белән карагыз. Үзегезне эшмәкәр урынына куеп карагыз. Ул кредит алган, бәлки, әҗәткә акча сорагандыр, бизнес оештырырга тәвәккәлләгән, кешеләр яллаган. Ә сез киләсез дә ябасыз. Башта аңлатып, консультацияләр үткәрергә кирәктер инде. Кырт кисеп кенә булмый ул, бераз сыгылмалы булырга, кеше хәленә дә керә белергә кирәк. Сез гел үзегез генә хаклы дип өйрәнгән, нигә башкалар турында да уйламыйсыз?” - дип шелтәләде Р. Миңнеханов Роспотребнадзор вәкилләрен.

Любовь Авдонинаның: “Һәр чәршәмбе консультацияләр үткәрелә - килсеннәр”, диюе дә, башкача акланырга омтылуы да Президентка ошамады. “Минем сүзгә биш сүз белән җавап кайтарырга кирәкми. Мин әйткәч, бераз тыңлагыз инде. Бераз игътибарлырак, итагатьлерәк булыгыз, шул вакытта бар да яхшы булыр”, - дип тәмамлады Р. Миңнеханов.