Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр бизнес белән шөгыльләнергә тели - түрәләр шуны аңламый!

Президент, эшмәкәр хилафлыгы өчен кырыс җәзаланганы өчен, Яшел Үзән районы башлыгын шелтәләде.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тәртип урнаштырырга теләп, еш кына арттырып җибәрәбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның "Пирамида" комплексында Президент каршындагы Эшкуарлык советы утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Утырышта муниципаль контроль мәсьәләсендә бизнеска басым зур булуына зарланып, Яшел Үзәндәге "Сәмарканд" кафесы хуҗасы Айрат Мөхетдинов чыгыш ясады. "Мин әле 4 ай элек кенә бизнес ачтым. Эшемнең башында ук проблемаларга юлыктым. Сәүдә үзәге фасадында безнең кафеда акция уздырылу турында мәгълүмат эленгән иде. Муниципаль орган тикшерүе барышында безнең муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен бозуыбыз ачыкланды, комиссия чакырылды, беркетмә төзелде. Игълан эләргә ярамаганлыгын мин белмәдем дә. Беркетмәдән соң барлык хокук бозуларны төзәттем. Комиссиягә дә шул хакта әйттем: "Минем эшләвемә әле бер ай гына, бу ялгышны беренче тапкыр эшләвем, мин белмәдем", дисәм дә, минем сүзләргә колак салмадылар - 15 мең сум штраф салдылар. Аннары без Яшел Үзән шәһәре судына шикаять бирдек. Суд карарны үзгәртте: штрафны кисәтүгә алмаштырды. Хәзер шундый проблемалар белән очрашкан һәр эшмәкәр судка мөрәҗәгать итәргә тиеш буламыни инде?! Башта хилафлыкны төзәтергә ирек биреп, аннары кабатланса гына, җәза билгеләсеннәр иде", - дип эшмәкәр муниципаль контроль буенча юл картасын, бизнесны тикшерүнең бертөрле таләпләрен булдыруны тәкъдим итте.



Рөстәм Миңнеханов исә, эшкуарның зар-интизарын ишетте. "Без бер яктан тәртип булуын телибез, икенче яктан, арттырып җибәрәбез. Без бер өстәл артында эшмәкәргә нишләргә тиешлеген аңлатырга, нормаларны бозса, йә телдән кисәтергә, йә язма кисәтү бирергә тиешбез. Тәртибен булдырырга кирәк", - дип ул эшмәкәрнең шулай катгый җәзага тартылуы буенча Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгиннан аңлатма сорады.

Тыгин исә: "Кырыс түгел, киресенчә, йомшак без", дип акланырга кереште. Ул реклама буенча 43 тикшерү уздырылганын, аларның 8 ендә генә штраф салынганын әйтте. Рөстәм Миңнехановка бу "йомшаклык" әллә ни тәэсир итмәде. "Кеше 1 ай гына эшли, ялгышын таныган, ә сез шундый "тимер" күңелле. Янәсе, мин әйттем икән - эшлим. Сез бераз арттырсагыз, сүзегезне кире ала белегез. "Без арттырып җибәргәнбез, кырысрак булганбыз" дип әйтергә була бит. Кешеләр, эшмәкәрләр белән ничек эшлисез соң сез? Сездә нинди эшкуар эшләячәк моннан соң?!" - дип Александр Тыгинны тәнкыйть утына тотты Президент.

Р. Миңнеханов Александр Тыгинга һәм аның кул астында эшләүче түрәләргә кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә киңәш итте. "Кызым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла" дигән кебек, бу сүз залдагы башка түрәләр колагына да әйтелде. "Суд карарын үзгәртмәсә, үзеңчә әйтә алыр идең әле. Бу бит сезнең кешеләр, сезнең эшмәкәрләр. Алар белән эшли белергә кирәк. Без-  түрәләр генә хаклы булып, башкалар надан булып чыгамы? Кеше бер ай эшләгән, белеп бетермәгән, кисәтергә була иде бит. Без барыбыз бер көймәдә. Ул бит бизнес белән шөгыльләнергә тели, түрәләр шуны аңламый. Мин коллегаларымның шушы адымы өчен гафу үтенәм", - дип белдерде Президент. Аннары шелтәләвен шаярту төсмере белән тәмамлап: "Бергәләп пылау ашыйсы урынга, җәзага тарталар. Сезгә шунда бергә утырып, ашап хәл итәргә кирәк. Синең фигураңа ук карап, тәмле ашатасыз дип уйларга була", - дип эшмәкәргә ишарәләде. Күңелен бушаткан Мөхетдинов исә, аңлавы һәм яклавы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.