Р.Миңнеханов һәм «МегаФон» башлыгы челтәрнең Конфедерацияләр Кубогындагы эшен карады

Оператор планында – Казанда 5G буенча бер сынау зонасын булдыру.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Казанда "МегаФон" компаниясенең генераль директоры Сергей Солдатенков белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу үткәрде.

Төп сөйләшү темасы булып, узган футбол турниры торды, шулай ук сүз аны үткәрүдә "Мегафон"ның керткән зур өлеше турында да барды. Җиңгән тендер буенча, "МегаФон" Конфедерацияләр Кубогы-2017 уеннарының Казан, Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербург объектларында ышанычлы телекоммуникацион инфраструктура белән тәэмин иткән.

Казанда ярышларның төп объекты "Kazan Arena" стадионы булды. Анда оператор тулысынча җиһазларны яңарткан, 238 антеннаны алмаштырган. Башкарылган эш нәтиҗәсендә, футбол фанатлары үз тәэсир-тойгылары белән онлайн режимда югары тизлектә бүлешә алган.

"МегаФон" барлык конфедерация мәйданчыкларында, шул исәптән Казанда да челтәренең югары дәрәҗәдәге әзерлеген күрсәтә. Идел буеның 30 дан артык иң яхшы белгече, төбәктәге проект кысаларында, туктаусыз элемтә хезмәте күрсәтү өстендә эшләде, – дип билгеләп үтте "МегаФон" компаниясе генераль директоры Сергей Солдатенков. – Алда - футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты, ул тарихта иң тизе булырга мөмкин. "Мегафон" планында – Казанда 5G буенча бер сынау зонасын булдырырга. Бу Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары дөньяда иң беренчеләрдән булып киләчәк технологияләрен сынап карасынга эшләнә.

Kazan-Arena стадионындагы 4 матч барышында җанатарлар Интернеттан өч терабайт кулланган һәм 200 мең шалтырату башкарган. Шул ук вакытта челтәрнең барлык сыйфат күрсәткечләре тиешле нормативтан арткан.