Гражданнар шикаятьләре буенча өстәмә тикшерүләр түләүле булырга тиеш - Президент

“Вакыты күп булып, тикшерүләрдән кызык табучылар бар”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелгән сорауларның берсе гражданнар шикаятьләре буенча контроль-күзәтчелек органнарының күпсанлы тикшерүләр уздыруы мәсьәләсе булды.

“Полимерные материалы +” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Сергей Трифонов шундый күпсанлы шикаятьләр аркасында әллә ничә тикшерүгә дучар булганы турында сөйләде. Берәүнең үзенә карата кая гына шикаять бирмәгәнен һәм аларның берсе дә расланмаганын билгеләп узды. Сергей Трифонов фикеренчә, мондый мәгънәсез тикшерүләр бюджет акчасын да, вакытны да күп сарыф итә.

Рөстәм Миңнеханов, гражданнар шикаятьләре буенча өстәмә тикшерүләр түләүле булырга тиеш, дигән фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, беренче тикшерү бушлай булып, өстәмәләрен шикаять бирүчеләр үзләре түләргә тиеш. “Вакыты күп булып, тикшерүләрдән кызык табучылар бар. Алайса, түләсеннәр тикшерүләр өчен. Беренчесе бушлай булса да, калганнары түләүле булырга, түләүле хезмәт булырга тиеш. Сез бит бюджетта утырасыз, сметада. Түләмәсә инде, җавап тотарга тиешме, белмим, анысын закон ничек әйтә. Берәүләр хокуклардан файдалана, икенче як зыян күрә”, - дип бу тәртипсезлекне бетерергә кушты Президент.