news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзгә кадәр Лейпцигта Татарстан Вәкиллеге ачылачак

Әлегә Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Германиянең Лейпциг шәһәрендә көзгә кадәр Татарстан Республикасы Вәкиллеге ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кəримов Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

“Әлеге килешүгә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ирешелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония федераль җирлеге Премьер-министры Михаэль Кречмер белән сөйләште”, - диде ул.

"Фикер алышу вакытында якын арада Лейпцигта Татарстан Республикасы Вәкиллеген ачу турында да сөйләштеләр", - диде Альберт Кәримов.

Альберт Кәримов сүзләренчә, Вәкиллекнең рәсми ачылышы бер-ике айдан соң булачак. “Татарстан Вәкиллеген Германиядә ачу эше Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килештерелә”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot