Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия көнен бәйрәм итү тантанасында катнашачак

Татарстан парламенты җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырылды.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия көнен бәйрәм итү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика парламенты башлыгы 2018 елда Россия Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырылды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы булып тора. Ул җирле үзидарәне үстерү буенча Россия Президенты каршындагы советка керә.