Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы” төркеме утырышында катнаша

Төркемнең рәисе буларак, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы утырышта катнашучыларны сәламли

  (Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты - “Россия – ислам дөньясы” төркеме чараларында катнашу, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Төркемнең рәисе буларак, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясаячак. Чара «Президент-отель» кунакханә комплексының конференц-залында уза.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни белән очрашуы планлаштырылган.