Рөстәм Миңнеханов: “Без Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өчен «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме механизмнарын эшкә җигәчәкбез”

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре белән очрашты

 (Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Ийяд Мәдәни белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында, «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында алдагы багланышлар турында фикер алышты.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек – Россиянең тышкы икътисади курсының мөһим өлеше, һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин менә 10 ел буена бу мәсьәләгә зур игътибар бирә, 2005 елдан Россия ИХОда күзәтүче статусына ия, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген безнең күп милләтле һәм күп конфессияле илебез ислам дөньясына керергә, үзенең позицияләрен якларга тиеш, диде ул, шул исәптән, исламны каралтып күрсәтергә, хокукка каршы гамәлләрне аңа сылтарга омтылышлар булган хәзерге вазгыятьтә.

«Без Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өчен «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме механизмнарын эшкә җигәчәкбез, безгә хәзерге дөньяда узган барлык процесслар да мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни ислам банкингы һәм финанслары, мәгариф өлкәсендәге, шул исәптән руханилар әзерләү, шулай ук, хаҗ оештыру мәсьәләләренә дә кагылдылар. «Безнең хезмәттәшлегебезнең барлык мәсьәләләре буенча да төгәл һәм үзара тикшерелгән позициябез булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Мәдәни әфәндегә 2015 елның 15-16 июнендә Казанда узачак Kazansummit халыкара форумы турында җентекләп сөйләде.

Ийяд Әмин Мәдәни хәбәр иткәнчә, кызганычка каршы, ул, бу вакытка билгеләнгән эше күп булу сәбәпле, форумда катнаша алмаячак, әмма Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы җитәкчелегенең башка вәкилләре Kazansummit форумында катнашачак.

«Бүген Татарстан Республикасы – ислам дөньясы белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы буларак кабул ителә. Сезнең төбәк, шулай ук, оста идарә итү һәм сәяси үсеш мисалы да булып тора», -дип Ийяд Әмин Мәдәни Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Мәдәни әфәнде билгеләп үткәнчә, бүген Стратегик караш төркеме җитәкчелеге Россия белән бөтен ислам дөньясы якынайсын өчен, барысын да эшләргә тырыша.

Шул хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.