Казанга Абхазия Премьер-министры эш визиты белән килде

Артур Миквабиянең Татарстанның рәсми затлары белән очрашулары билгеләнгән

  (Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бүген Казанга эш сәфәре белән килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды, дип белдерделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Бүген Артур Миквабия ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очраша.

Иртәгә Абхазия Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга планлаштыра.

Шулай ук, Артур Миквабияның Казан Идел буе федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында һәм “Медицина фәннәре үзәге” («Эйдос») медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булуы көтелә. Ул, шулай ук, IT-паркка һәм «Химград» технопаркына да барачак.