news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Артур Миквабия Минтимер Шәймиевне Абхазиягә килергә чакырды

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры белән очрашты

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты. Искәртеп узабыз: Абхазия делегациясе Казанга бүген килде.

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны сәламләп, Абхазия җитәкчелеге җилкәсенә Абхазия Республикасы статусын яклау кебек авыр һәм күпьеллык бурыч төште, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан бүген, Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында, Абхазия белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады. Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы ике республика арасындагы килешү 1990-2004 елларда Абхазия Президенты булган Владислав Ардзинба катнашында 1994 елда имзаланган иде. 

“Ул тормышын үз халкының азатлыгы өчен багышлаган көчле көрәшче иде. Минем өчен Владислав Ардзинба – ул барлык абхаз халкының үрнәге”, - дип үзенең Ардзинба турындагы истәлекләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.

“Сез абхаз халкы арасында бик абруйлы, без барыбыз да Сезнең 1990 елларда безнең республикага күрсәткән ярдәмегезне онытмыйбыз”, дип мөрәҗәгать итте Абхазия Премьер-министры Минтимер Шәймиевкә һәм аны Абхазиягә кунакка чакырды. 

Очрашуда, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot