Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Көне белән котлады

“Россиянең көче һәм абруе - төбәкләрнең хезмәте һәм уңышы нәтиҗәсе. Без бергә булганда гына уртак йортыбыз Россияне икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итә алабыз”, – диде ул

Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! 12 июньдә без меңьеллык тарихлы һәм гаять бай мираслы Россия дәүләтенең туган көнен билгеләп үтәбез. Үзенең иксез-чиксез киңлекләрендә төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне бергә туплаган илне бәйрәм белән котлыйбыз. Ул – аның яңа дәүләтчелек символы да. Үсеш юлында Россиянең җиңүләре дә, борчулары да җитәрлек булды, социаль конфликтлар һәм икътисади кыенлыклар аша да үтәргә туры килде. Шуңа да карамастан, Россия Федерациясе бирешмәде, катлаулы күчеш чорын лаеклы үтте. Дөньякүләм финанс кризисы аркасында килеп туган авырлыкларны да җиңәчәк. Башкача мөмкин түгел. Элеккечә шик-шөбһә белән караучыларның, каты хөкем чыгарып, үз иле тарихын тупас рәвештә тәнкыйтьләүчеләрнең "мин – Россия гражданы" дип әйтүләре генә аз. Аңа лаек булырга кирәк! Үз илеңне ул гөрләп чәчәк атканда гына түгел, язмыш сынауларына дучар булганда да ярата белү зарур”, - диелә котлауда.

“Татарстан үз язмышын беркайчан да Россия Федерациясеннән аермады. Уртак уйлар, уртак өметләр белән яши. Уңышларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак. Күп гасырлык дуслык, туганлык һәм үзара хөрмәт хисләре безнең өчен бик кадерле. Милләтләр арасындагы татулыкны да югары бәялибез. Халык әйтмешли, йолдызлар күбрәк булган саен, күк йөзе яктырак балкый. Россия күге дә шулай: үзенчәлекле һәм якты. Анда барлык милләтләргә һәм халыкларга урын табылган, аларның мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Бу - безнең бердәмлегебез файдасына тагын бер ышанычлы дәлил”, - ди Татарстан парламенты башлыгы.

“Планетабызда гаҗәеп бер чәчәк бар. Һәр таҗының – үз төсе, кабатланмас хуш исе, бер сабакта бер бәйләм булып үсә ул. Күпмилләтле Ватаныбыз да шушы чәчәккә тиң. Россия Федерациясенең көче һәм абруе - төбәкләрнең хезмәте һәм уңышы нәтиҗәсе. Без бергә булганда гына уртак йортыбыз Россияне икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итә алабыз. Шушы юлда һәркайсыбызга уңышлар телим.

Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар насыйп булсын сезгә!” – диелә тәбрикнамәдә.