Ф.Мөхәммәтшин: “Без Ватанга мәхәббәт һәм халыклар арасындагы дуслыкны саклап кала алдык"

Уфада Башкортстан халыклары Ассамблеясының II съезды узды
(Казан, 11 июнь, “Татар–информ”). Бүген Уфада Башкортстан халыклары Ассамблеясының II съезды узды. Республика милләтара форумында Татарстанны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Съезд башланыр алдыннан Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Халыклар дуслыгы монументына чәчәкләр салды. Тантаналы чарада Россия халыклары Ассамблеясы советы рәисе Рамазан Абдулатыйпов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Уфа Конгресслар залында узган съездда Башкортстанда яшәүче 100 дән артык милләт вәкилен тәкъдим итүче 700 гә якын делегат катнашты. Фойеда милли–мәдәни мохтариятләрнең күргәзмәсе эшләде. Милли–мәдәни мохтарият вәкилләре декоратив–гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, милли ризыклар тәкъдим итте.
Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов съезд кунакларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хәзерге вакытта бердәм дәүләт милли сәясәтен формалаштыру өчен төбәкләрнең көче генә җитәрлек түгел дигән фикерне белдерде. БР Президенты сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә Милләт эшләре министрлыгын оештыруга омтылыш ясарга кирәк.
Башкортстан Президенты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль белем бирү стандартларыннан милли–төбәк компонентын алып ташлавына карата тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
“Бөтен дөнья күп теллелекне сакларга омтыла, милли азчылыкларга туган телләрен өйрәнү хокукын гарантияли, – диде ул. – Шунлыктан без Татарстанның Ауропа азчылык телләр хартиясен ратификацияләү, илдә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүдә хокукый нигезне алга таба ныгыту буенча федераль хакимиятләргә мөрәҗәгатен хуплыйбыз”.
Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан халыклары Ассамблеясы съезды делегатлары тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, этникара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләрнең торышы өчен җаваплылыкны аңлау Татарстан Республикасында беренче урында тора. “Бүген илебездә яшәүче халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслыкның чынбарлык кына түгел, ә кадерләп сакларга кирәкле зур кыйммәткә ия әйбер икәнлеге хакында ышандырырлык итеп әйтелде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикабызда алып барыла торган сәясәт нәтиҗәсендә бездә нинди дә булса милләтара конфликтларның килеп чыкканы юк. Иң мөһиме – халкыбыз нинди генә кыенлыкларга юлыкса да, без Ватанга мәхәббәт һәм халыклар арасындагы дуслыкны саклап кала алдык”.
Татарстан парламенты спикеры Башкортстан Президентына ТР Дәүләт Советының дәүләт җитәкчелегенә Ауропа азчылык телләр хартиясен ратификацияләү турындагы мөрәҗәгать белән чыгуын хупларга әзер торганы өчен рәхмәт белдерде.
“Туган телгә хокук – ул һәр кешенең эчке ихтыяҗы. Әти–әни теленнән ничек баш тартырга мөмкин?”, – диде Татарстан парламенты җитәкчесе. Аның фикеренчә, бүген субъектлар арасында тагын да ныграк элемтәләр урнаштырырга кирәк.
Башкортстан Президентына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанда – Татарстан, Татарстанда Башкортстан көннәрен үткәрү тәҗрибәсен яңартырга чакырды. Аның билгеләп үтүенчә, ике республиканың иҗтимагый оешмалары һәм иҗади берлекләре дәрәҗәсендә бу елларда мәдәни алмашу процессы тукталмады, бары тик көчәйде генә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Башкортстанның спортта ирешкән уңышларын һәм казанышларын билгеләп үтеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе 2013 елда Казанның Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары башкаласына әвереләчәген искәртте.
Үз чыгышын төгәлләп, Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан һәм Татарстан халыклары арасындагы дуслыкның зур кыйммәткә ия булуын ассызыклады. “Нәкъ менә дуслык, ышаныч һәм ихтыяр көче безгә икътисади кризистан ныгып һәм көчәеп чыгарга мөмкинлек бирәчәк”, – диде ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан халыклары Ассамблеясына Казан Кремле сурәтләнгән гобелен бүләк итте.