Минтимер Шәймиев: “Татарстан инвесторларының авылга килүләре – яхшы күренеш”

ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев “Ак Барс” ХК ААҖнең сөт комплексын ачуда катнашты.
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Кичә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев “Ак Барс” ХК ААҖнең Арча муниципаль районы Сикертән авылында урнашкан сөт комплексын ачуда катнашты.
Терлекчелек комплексы төзелешенә 266,4 миллион сум тотылган. Аның составына 2 сыер абзары, бозау абзары, 2 ашлык склады, катнаш азык заводы, 8 силос чокыры һәм башка хуҗалык-көнкүреш объектлары бар. 1200 баш сыерга исәпләнгән комплексның проект куәте тәүлегенә - 14 тонна, елына 6 миллион литр сөт тәшкил итә. Комплекска “ДеЛаваль” фирмасының җиһазлары урнаштырылган. Барлык процесслар автоматлаштырылган һәм шуңа күрә мега-фермада нибары 62 кеше эшли.
Ачылыш тантанасында әйткән сәламләү сүзендә Татарстан Президент искәртеп узганча, үзгәртеп кору чорында илебездә авыл хуҗалыгы бик үк яхшы вакытлар кичермәде. Ул дәвердә авыл “кара тишек” һәм аңа акча салу файдасыз саналды, шуңа күрә колхозларын бетереп, җирләрне Көнбатыштагы кебек фермерларга бирергә кирәк һәм бар да җайга салыныр (өстәвенә, дәүләт ярдәменнән тыш) дигән фикер хөкем сөрде.
Шундый әкиятләр уңаеннан Минтимер Шәймиев Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкне сөйләде. Шулай бервакыт аны малай-шалай уратып алгач, ул аларга урамның икенче башында бушлай чикләвек өләшәләр ди. Балалар Хуҗага ышанып, урамның теге башына йөгерә. Бөтенесенең йөгерүен күреп, Насретдин дә, бәлки, чыннан да, чикләвек бирәләрдер дип чапкан ди.
“Җирне эшкәртеп, авыл халкы дәүләт иминлеген тәэмин итә. Хәзер Россия җитәкчелеге илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эзлекле төстә сәясәт үткәрә”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтелде һәм алга таба да шулай булачак. Әмма иске хуҗалыкларга гына ышанып торырга кирәкми. Авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру зарур һәм бу чынга ашарлык (өстәвенә, башка тармакларга караганда тизрәк тә).
“Татарстан инвесторлары авылга килә. Муниципаль район җитәкчеләре инвесторларга булышырга тиеш, шул ук вакытта халык белән каршылыкларга юл куярга ярамый”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, инвесторлар ярдәмендә авылда заманча комплекслар төзелә һәм дөньядагы иң алдынгы технологияләр кертелә. Бүгенге көндә республикада тәүлегенә бер сыердан 14 килограмм сөт савып алалар. Сөт һәм ит җитештерү күләмнәре арта. Ашлык елына 5 миллион тонна җитештерелә.
“Хәзер дөньяда азык-төлек җитми дип күп сөйлиләр, аеруча сыйфатлы һәм табигый продуктларны алсак. Бу заманча комплексны ачкач, берьюлы берничә мәсьәлә хәл ителә: яңа технологияләр кертелә, хезмәт өчен яхшы шартлар тудырыла. Болар барысы да авыл хуҗалыгын үстерергә ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте үз сәламләү сүзендә Алексей Гордеев.
“Ак Барс” ХК ААҖ генераль директоры Иван Егоров күп еллык хезмәтләре һәм терлекчелек комплексын сафка бастырган өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары тармак бүләге – алтын медаль белән бүләкләнде. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда “Ак Барс” холдингы авыл хуҗалыгына 2,5 миллиард сумнан артык акча салган, бу исә сизелерлек нәтиҗәләргә иктергән. Республикада кош итенең 50 проценттан артыгы холдинг хуҗалыкларына җитештерелә.
Символик кызыл тасманы кискәч, Минтимер Шәймиев һәм Алексей Гордеев мега-ферма корпусларын карады.