Ф. Мөхәммәтшин Кыргызстанга кайгы уртаклашу телеграммасын юллады

“Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының бөтен халкы Кыргызстан халкы бергә заманыбызның танылган язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның вафат булуы сәбәпле бик кайгыра, - диелә телеграммада
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кыргыз Республикасы Президенты Корманбәк Бакиев исеменә, танылган язучы Чыңгыз Айтматовның үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу хакта парламентның матбугат үзәге хәбәр итә.
“Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының бөтен халкы Кыргызстан халкы бергә заманыбызның танылган язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның вафат булуы сәбәпле бик кайгыра, - диелә телеграммада. – Безнең республикада аның әсәрләрен белмәгән һәм укымаган кеше юк. Айтматовның дөньясы – игелек, яктылык, шатлык һәм бөек ярату дөньясы. Ул һәрвакыт әдәбият ядкарьләренә кагылган һәркемне сокландырачак һәм тартып торачак. Бөек Сүз Остасы, дөнья мәдәниятының якты вәкиле һәрвакыт безнең белән, безнең йөрәкләрдә һәм хәтердә калачак”.