news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты хастаханәдә киңәшмәдә: Җирләү чыгымнарын үзебез түлибез

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ Сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә бара.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ Сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә уза. Алар Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига корбаннары турында сөйләшә.

  • Биредә бүген җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.

«Барлык түләүләр, җирләү мәсьәләләре, барлык сорауларны да үз өстебезгә алабыз. Эшне оештырабыз – миңа гел хисап биреп торырга кирәк булачак. Хәзерге вакытта мәктәптә безнең Вице-премьер эш алып бара. Без барысын да тагын бер кат тикшерәчәкбез, һәр гаиләне белешәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

Моннан тыш, республика башлыгы 12 майның Татарстанда матәм көне дип игълан ителүен тагын бер кат искәртте. Мәктәпләр бу көнне эшләми, барлык дәресләр дә туктатылды.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүген район башлыклары белән селектор киңәшмәсе узды, анда аларга территорияләрендәге барлык мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшерергә, ә эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләренә мәктәп учреждениеләрен аерым контрольгә алырга кушылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100