Россиядә 12 майдан икътисадның төп тармагы булган предприятиеләр эшли башлый

Төзелештә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, элемтәдә, энергетикада һәм файдалы казылмалар табуда эшли торган оешмаларның эшчәнлеге дәвам итәчәк.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Санитар-эпидемиологик нормаларны барлык хезмәткәрләр тарафыннан үтәү шарты белән, Россиядә 12 майдан икътисадның төп тармакларындагы предприятиеләр эшчәнлеген кабат башлый. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле вазгыять буенча мөрәҗәгатендә белдерде.

«12 майдан башлап, мөмкин булган бөтен җирдә, икътисадның төп тармаклары предприятиеләре эшчәнлеген торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк. Предприятиеләрнең эшчәнлеге кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү зарурлыгы белән бәйле булмаса да, барлык санитария нормаларын үтәп кенә эшкә керешергә мөмкин», — диде Путин.

Президент шул ук вакытта вазгыятьне, санитария табибларының киңәшләрен исәпкә алып, төбәк җитәкчеләренең, РФ Хөкүмәте белән килештереп, санитария чаралары объектив тәэмин ителә алмаса, предприятие эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге булуын белдерде.

Аның сүзләренчә, эшчәнлеге әлегә туктатылган предприятие хезмәткәрләре өчен, элеккеге кебек үк, хезмәт хакы саклана.

«Әгәр төбәк җитәкчеләре зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән предприятиеләр эшчәнлеген туктатып тору турында карарлар кабул итәргә мәҗбүр булса, алар мондый компанияләргә, аларның хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын карарга тиеш була. Шулай ук мондый чараларны федераль Хөкүмәт белән килештереп эшләргә кирәк», — дип өстәде Владимир Путин.