Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында битлек кию режимын тәэмин итәргә кушты

Татарстанда 12 майдан башлап белешмәләрне рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС-пропуск алу гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда пропускларны гамәлдән чыгарганнан соң, Covid-19 таралуына юл куймас өчен, җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен киеп йөрүне тәэмин итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

«Безгә битлек һәм перчатка киеп йөрү режимын саклап калу бик мөһим. Әгәр без республикада коронавирус таралуын тоткарлап торуга ирешсәк, бу бары тик күрелгән чаралар нәтиҗәсендә генә. Җәмәгать урыннарында таләпләрне йомшартсак та, без анда булган кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау чараларын көчәйтергә мәҗбүр», — диде ул.

Элегрәк ТР Премьер-министры Алексей Песошин коронавирус таралуны булдырмау буенча яңа чаралар турында карарга кул куйган иде. Документ нигезендә, 12 майдан эш бирүчеләрдән белешмәләр рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС-пропуск алу гамәлдән чыгарыла.

Гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү, транспортта пассажирлар һәм йөк ташуны башкарганда шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка киюе таләп ителә.

Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм йөк ташу тыела. Даими рейс маршрутлары искәрмә булып тора.

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшарту чаралары да ясады. Аерым алганда, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән 400 квадрат метрга кадәр мәйданда сәүдә итә торган залларның аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Шул ук вакытта никах теркәү чарасына 10 кеше генә керә ала, дип искәртелә.