Путин Россиядә ИВЛ аппаратлары резервы туплануы турында сөйләде

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, илнең һәр төбәгендә Covid-19 авыруыннан өзлегүләр булган кешеләргә ярдәм итү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россиядә үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары резервы булдырылган, бәхеткә, аңа тулы күләмдә ихтыяҗ юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә белдерде.

«Җиһазлар һәм техника запасы формалаштырылды, шул исәптән хәзерге вакытта бик мөһим булган үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары резервы булдырылды. Шөкер, аңа тулы күләмдә ихтыяҗ юк. Аның аз өлеше генә авыруларны дәвалауга җәлеп ителгән», — диде дәүләт башлыгы.

Covid-19 коронавирус инфекциясенең катлаулы очракларын дәвалау өчен җиһазландырылган махсус койкалар саны ил буенча 29 меңнән 130 меңгә кадәр арттырылган.

Россиянең һәр төбәгендә өзлегүләр булган авыруларга махсуслашкан ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар, шул исәптән реанимация ярдәмен күрсәтү өчен дә кирәкле нәрсәләр әзер. «Андый ярдәм кирәк булган һәркемгә дә диярлек күрсәтерлек», — дип искәртте Президент.

«Без тест үткәрү масштабларын арттырдык: март башында 2,5 меңнән башлап җибәргән идек, ә хәзер көн саен 170 меңгә якын тест уздырыла. Бу дөньядагы иң югары күрсәткечләрнең берсе», — дип искәртте Владимир Путин.