news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы спикерлары турында: Уникаль кешеләр

Россия башкаласында VI яшьләр форумы узды, анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән татарлар катнашты.

Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы спикерлары турында: Уникаль кешеләр
tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү — Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Чараның инициаторы һәм оештыручысы Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге булды.

Форумда күпмилләтле Татарстан Республикасыннан чыккан яки Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар — 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Максаты — Мәскәү төбәгенең яшьләр берләшмәләрен берләштерү, яшьләрне социаль адаптацияләүгә ярдәм итү һәм республика белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү.

Форумда Беренче канал алып баручысы Максим Шәрәфетдинов һәм аның НТВдагы хезмәттәше Лилия Гильдеева модераторлар булды. Катнашучыларны Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков сәламләде.

Форум спикерлары арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ГИТИСны тәмамлаган театр һәм кино актеры Сергей Губанов, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Халидә Макагонова һәм башкалар чыгыш ясады.

Республика башлыгы форум спикерлары чыгышындагы һәр тарих уникаль булуын искәртте.

«Бүген чыгыш ясаган барлык кешеләр дә бик сәләтле. Һәм безнең яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләргә омтылырга кирәк», — диде Президент һәм форумда катнашучыларга республикага битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100