Путин төбәкләрдә инфраструктура төзелешенә чыгымнарны арттырырга чакырды

Инфраструктура булдыру – ул икътисади үсеш базасы, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төп шартларның берсе.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә инфраструктураны төзү һәм үстерүгә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә кертемнәрне арттырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән киңәшмәдә белдерде.

Чара илдә инвестиция активлыгын арттыруга багышланган.  

Инфраструктура төзелеше – ул икътисади үсеш базасы, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төп факторларның берсе, дип искәртте Путин.

«Шулай ук безгә мондый чыгымнарны федераль дәрәҗәдә арттырырга кирәклеге көн кебек ачык. Аларны төбәкләр дәрәҗәсендә дә үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк», - дип тәмамлады ул.