Рөстәм Миңнеханов Питрәч районына эшлекле сәфәргә китте

Рөстәм Миңнеханов Питрәч районына эшлекле сәфәргә китте

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч районына эшлекле сәфәргә китте.

Премьер-министр сәфәр вакытында "Ак Барс-Питрәч" Агрофирмасы" ААҖндә булачак һәм үзәк район хастаханәсендә бала тудыру һәм инфекция бүлеген ачу тантанасында, аннары - Питрәч районы Халык депутатлары советы сессиясендә катнашачак, анда җирле хакимиятнең 2004 ел эше турында хисап тыңланачак.