ТР Эчке эшләр министрлыгы Казанның 1000 еллыгына әзерләнә

ТР Эчке эшләр министрлыгы Казанның 1000 еллыгына әзерләнә

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган ел Татарстанда 33 гадәттән тыш хәл, шул исәптән, 23 янгын теркәлгән, аларда 14 кеше зыян күргән һәм 107 кеше үлгән. Бүген ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә 2004 ел эшләренә йомгак ясады, анда ТР Премьер-министры, ТР гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Коллегиядә катнашучылар Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча фикер алышты, агымдагы елга эш планы билгеләде. Утырыш ахырында уңышка ирешкән министрлык хезмәткәрләренә Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Коллегиядә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов, Россиянең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел-Урал төбәк үзәге башлыгы Петр Третьяков, ТР буенча баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Илдар Фәттахов, ТР Дәүләт Советының экология куркынычсызлыгы, табигый ресурслар һәм җирне куллану мәсьләләре буенча даими комиссиясе рәисе Ринат Абдуллин, ТР прокуроры Кафил Әмиров һ.б. катнашты.