Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Лужковның үлемен зур югалту дип атады
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең элеккеге мэры хатыны Елена Батуринаның кайгысын уртаклашты.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мюнхенда Мәскәүнең элеккеге башлыгы Юрий Лужков вафат булу уңаеннан кайгы уртаклашты. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Instagramда үз битендә язган.
«Зур югалту. Заманча партия-сәяси системасын формалаштыруның башында торган, мәскәүлеләр арасында абруй казанган һәм зур хөрмәткә лаек булган шәһәр башлыгы Юрий Лужков вафат булды. Бүген Елена Николаевна Батурина адресына телеграмма җибәрдем. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашам», - дип язган Мөхәммәтшин.
- Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков бүген 84 нче яшендә вафат була, шәһәр башлыгы вазифасын 1992 елдан 2010 елга кадәр башкара. Россия Президенты Владимир Путин да Мәскәүнең элеккеге мэры туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын белдерде. Үз телеграммасында ул Юрий Лужковны оештыручы талантына ия булган, мәскәүлеләр ышанган чын «шәһәр башлыгы» буларак тасвирлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз