news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов предприятие директорлары белән киңәшмә үткәрә һәм Братиславага бара

Татарстан Президенты Словакия икътисад министры белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Рөстәм Миңнеханов предприятие директорлары белән киңәшмә үткәрә һәм Братиславага бара
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәнәгать предприятиеләренең 2019 елның 9 аенда башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Словакия Республикасына барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР Президенты беренчеләрдән булып World Travel Awards бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашырга ниятли. Әлеге дәрәҗәле премия 1993 елда булдырылган, аны 80нән артык номинация буенча тапшыралар.

Грэм Кук белән очрашканнан соң ТР Президенты Яшел Үзән районының Усаклык авылында Карпов исемендәге лицейның башлангыч мәктәбен ачуда катнашыр дип көтелә.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводына бара, аның территориясендә Татарстанның сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрү планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Словакиягә юл тотачак. Биредә Рөстәм Миңнеханов Словакия икътисад министры Петер Жига белән очрашырга ниятли. Петер Жига — икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словакия Хөкүмәт комиссиясенең рәистәше дә булып тора.

«Очрашуда Словакия компанияләренең Татарстанга бизнес-миссиясен оештыру хакында сүз барачак», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Словакия арасындагы сәүдә әйләнеше 540,7 миллион доллар тәшкил иткән, бу 2014 елдан бирле иң яхшы нәтиҗә санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100