news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Словакия башкаласына килде

Братиславада ике көнлек визит барышында Татарстан Президенты илнең төрле ведомстволары җитәкчеләре белән очрашачак һәм «СловНАФТ» нефть эшкәртү заводы эшчәнлеге белән танышачак.

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Словакия башкаласына килде
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Словакия башкаласына килде. «Братислава-Иванка» халыкара аэропортында кунакны Словакия Тышкы эшләр министрлыгының Дәүләт секретаре Лукаш Паризек, РФ Илчелегенең Словакиядәге Киңәшчесе Карл Тихазе каршы алды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Сәфәр барышында ТР Президенты «СловНАФТ» нефть эшкәртү заводында булырга, предприятие эшчәнлеге белән танышырга һәм компанияләр төркеме җитәкчелеге вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.

Шулай ук «Татарстан — Словакия» эшлекле форумы узачак, анда словакия һәм Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашачак.

Моннан тыш, Словакиянең чит ил һәм Европа эшләре Дәүләт секретаре Лукаш Паризек, ил парламенты рәисе Андрей Данко, Хөкүмәт вице-премьеры — Словакия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Габриэла Матечная һәм Словакия икътисад министры Петер Жига белән очрашулар планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Братиславадагы совет сугышында һәлак булган «Славин» мемориалына чәчәкләр салу тантанасында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100