Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Лужковның үлеме турында: Көчле, хезмәт сөючән, тәҗрибәле сәясәтче китте
Татарстан Президенты Мәскәүнең элеккеге мэры туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Юрий Лужковның актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, Россия башкаласы һәм ил икътисады үсешенә керткән өлеше аңа зур хөрмәт казанышы китерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең элеккеге мэрының туганнарына һәм якыннарына юнәлдерелгән телеграммада язган.
«Көчле, хезмәт сөючән кеше, тәҗрибәле сәясәтче һәм зур җитәкче дөньядан китте, аның исеме яңартылган Россия елъязмасына мәңгегә язылган», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан җитәкчесе Юрий Лужков исеме белән ул дистә елдан артык җитәкләгән Мәскәү тарихы тыгыз бәйләнгән, шул исәптән иң катлаулы 90нчы еллардагы күчеш чорларында да, диде.
«Юрий Михайлович бай эчтәлекле тормыш кичерде һәм аның югары гражданлык үрнәге, көнләшерлек эшчәнлеге һәм Ватан хакына армый — талмый иҗат итәргә омтылышы аны белгән кешеләр хәтерендә калачак», - диде Татарстан Президенты.
Мәскәүнең элеккеге башлыгы Юрий Лужков Мюнхенда 84 нче яшендә вафат була. Шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев элеккеге мэрның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын юллады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз