Киләсе елның августында Татарстанда Швейцария бизнес-миссиясен көтәләр

Сәфәрнең максаты - ТР территориясендәге аеруча мөһим инвестиция проектлары белән танышу, Татарстанның эре җитештерү объектларында булу

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның августында Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган бизнесменнар делегациясе Казанга киләчәк. Сәфәрнең максаты - республика территориясендәге аеруча мөһим инвестиция проектлары белән танышу, Татарстанның эре җитештерү объектларында булу. Бу хактагы килешүгә бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Женева кантоны сәяси эшлеклесе, Швейцариянең француз телле өлешенең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Ги Меттан белән очрашуы вакытында ирешелде. Швейцария бизнес-миссиясе кысаларында Татарстан-Швейцария эшмәкәрләре катнашында бизнес-форум узачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.