Минтимер Шәймиев: “Д.Медведев кандидатурасы – демократик бергәлек өчен яхшы сигнал”

Минтимер Шәймиев: “Д.Медведев кандидатурасы – демократик бергәлек өчен яхшы сигнал”

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев РФ Президенты постына Дмитрий Медведев кандидатурасын күрсәтүне хуплый.

“Мин Дмитрий Медведев кандидатурасы – демократик бергәлек өчен яхшы сигнал дип саныйм. Ул илдә барган сәяси һәм икътисади реформаларның илне цивилизацияле җәмгыятькә алып чыгуга юнәлтелүен аңлаган либераль карашлы кеше”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев “Интерфакс” агентлыгына биргән интервьюсында.

Татарстан башлыгы фикеренчә, иң мөһиме – Дмитрий Анатольевич, Владимир Путин командасы әгъзасы буларак, хәзерге РФ Президенты курсының күчүчәнлеген тәэмин итәчәк, ә бу бүген бик әһәмиятле. Кешеләр узган Дума сайлауларында “Бердәм Россия” өчен тавыш биреп һәм Путин курсын яклап, асылда, шушы күчүчәнлек өчен тавыш бирде, дип саный ТР Президенты. “Бу очракта Д.Медведев кандидатурасын күрсәтү – әлеге сәяси процессның логик үсеше. Дмитрий Анатольевич сайланса, ул, һичшиксез, хәзерге Россия Федерациясе Президенты курсы күчүчәнлеген тәэмин итәчәк”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Аның фикеренчә, хәзерге Россия Президенты командасында әзерлекле затлар бар. “Дмитрий Анатольевич шактый яшь булуы белән аерылып тора, ләкин шуңа да карамастан аның биографиясе бик бай”, - диде Минтимер Шәймиев.

РФ Президенты Аппараты җитәкчесе, беренче вице-премьер, шул ук вакытта “Газпром” компаниясе Директорлар советы рәисе постында эшләве – болар барысы да аңа дәүләт-хуҗалык эшчәнлеге өчен зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирде. Ул шулай ук Д.Медведевка илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча эше социаль-икътисади эшчәнлектә оператив карарлар кабул итү уңаеннан бай тәҗрибә бирде, дип билгеләп үтте.

“Без Д.Медведев белән яхшы таныш, күп тапкырлар очраштык. Ул кешеләрне тыңлап, ишетә белә торган сабыр кеше”, - диде М.Шәймиев. Аның фикеренчә, Татарстан халкы Дмитрий Медведев кандидатурасын адекват рәвештә кабул итәчәк. “Үз вакытында Дмитрий Анатольевич, РФ Президенты күрсәтмәсе нигезендә, федераль үзәк белән Татарстан арасында эшләр бүлешү турындагы Шартнамәне эшләүдә катнашты, күп мәртәбәләр республикада булды һәм бездә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтте”, - диде М.Шәймиев.

“Бердәм Россия” партиясенең Югары советы рәистәше Д.Медведев кандидатурасы, регламент нигезендә, 17 декабрь көнне партия съездында яшерен тавыш бирү юлы белән күрсәтеләчәк, диде.

“Бүген “Бердәм Россия” белән бердәм кандидат турында белдергән өч партия (“Справедлвиая Россия”, Аграр партия һәм “Гражданская сила”) лидерлары үз съездларында Дмитрий Медведев кандидатурасын хуплап чыгыш ясар дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул РФ Президенты постына кандидатуралар берничә булыр дип фаразлый. “Әмма Д.Медведев кандидатурасы фонында аларга көрәш алып бару кыен булачак. Өстәвенә, вәзгыятьне гадиләштерергә кирәкми”, - дип саный Татарстан Президенты.