Медведев эшләгәндә хакимияттә хәзерге сәяси команда калачак

Медведев эшләгәндә хакимияттә хәзерге сәяси команда калачак

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Владимир Путинның “Бердәм Россия” һәм тагын өч партия тәкъдим иткән РФ Президенты постына Дмитрий Медведев кандидатурасын хуплавы илнең сәяси курсын дәвам итү буенча уң һәм сул көчләр консенсусы хакында дәлилли, дип саный политолог Глеб Павловский.

“Сайлаулардан соң яңа күренеш – “Путин консенсус”ы пәйда булды, асылда, шушы консенсус эчендә төрле сәяси көчләре: уң һәм сул сәяси көчләр эш итә”, - дип белдерде бүген Г.Павловский “Интерфакс” агентлыгына.

“Парламентның ике партиясе (аларның берсе – “Бердәм Россия”) күрсәткән кандидатур Путин өчен сюприз булгандыр дип уйламыйм, ягъни бу әзерләнгән карар булган”, - дип саный политолог.

“Хакимияттә хәзерге Президент Путинның сәяси командасы кала. Медведев сайлау кампаниясендә аның беренче штабы белән җитәкчелек итте, ул, Сергей Иванов кебек үк, якын һәм ышанычлы кеше булып санала. Бу әлеге команда әгъзалары барыбер зур сәясәттә дигән сүз”, - ди Г.Павловский.

“Эшлекле Россия” рәистәше, политолог Валерий Фадеев, үз чиратында, Д.Медведевны күрсәтү сәбәпле, булачак сайлауларда оппозиция кандидатларының шанслары кимеде, дип саный.

“Мин Д.Медведев кандидатурасын, гражданлык кешесе буларак, бик уңай кабул итәм. Ул яшь, энергияле, либераль карашлы сәясәтче, Көнбатышта аны уңай кабул итәләр”, - дип өстәде политолог. Югары рейтингына карамастан, Д.Медведевка җитди сайлау кампаниясен үткәрергә туры киләчәк.

“Бердәм Россия” лидеры Борис Грызлов РФ Президенты постына кандидатлар буенча консультацияләр 17 декабрьгә кадәр тәмамланыр дип исәп тота. “Консультацияләр бүген һәм иртәгә Дәүләт Думасында дәвам итәчәк. Бу ахыргача хәл итеп бетерү өчен кирәк, юридик процедура 17 декабрь көнне “Бердәм Россия” съездында тәмамланырга тиеш”, - дип белдерде Грызлов журналистларга, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов РФ беренче вице-премьерны кандидат итеп күрсәтүнең көтелгән хәл булуын әйтте. Ул Россия белән Белоруссиянең Союз дәүләтен җитәкләп, Владимир Путин да зур сәясәттә кала ала, дип саный.

“Медведев күп еллар дәвамында Путинның уң кулы, иң ышанычлы кешесе булды”, - диде Зюганов “Новости” РИАга.

КПРФ лидеры фикеренчә, киләсе ел ахырында Конституциягә үзгәрешләр кертелергә, ике дәүләтне берләштерү буенча референдум үткәрелергә, һәм “Владимир Путин Союз дәүләтен җитәкләргә” мөмкин.