Министр Артем Хохоринга полиция генерал-лейтенанты дәрәҗәсе бирелде

Бу хакта Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада билгеле булды

 (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). РФ Президентының 555 номерлы Указы белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринга полиция генерал-лейтенанты дәрәҗәсе бирелде. Бу хакта Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада билгеле булды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, "министрга һәм барлык министрлыкка карата югары бәя бу".

Артем Хохорин: "Бу погоннар – меңләгән коллективның хезмәте", - дип ассызыклады.