Шәймиев Алексей Венедиктовка «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы өчен рәхмәт әйтте

Алексей Венедиктов башкалага Казан эфирында «Эхо Москвы»ның 15 еллыгына килде.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктовны кабул итте һәм республиканың тарихи мирасын саклау буенча проектлар турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.«Минтимер Шәймиев Алексей Венедиктовка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» Республика фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне тәкъдим итте, быел февраль аенда тәмамланган «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре» проекты һәм яңарышның башка объектлары турында сөйләде», – диделәр матбугат хезмәтендә.«Эхо Москвы»ның баш мөхәррире борынгы шәһәрләрне торгызу процессына зур кызыксыну белдерде. Әңгәмә акрынлап Минтимер Шәймиев белән интервьюга әверелде. Алексей Венедиктов киләсе елга Болгарга һәм Зөягә килергә вәгъдә бирде.Минтимер Шәймиев һәм Алексей Венедиктов шулай ук мәгариф өлкәсендәге кайбер актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. «Минтимер Шәймиев «Эхо Москвы»да узган елдан бирле бара торган «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы өчен радиостанциянең баш мөхәрриренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде»,-диделәр матбугат хезмәтендә. «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы радиостанциядә 2018 елның августында барлыкка килде. Анда тыңлаучыларга турыдан-туры эфирда тамырлары татар теленнән чыккан рус сүзләре турында сөйлиләр. Тапшыруны «Эхо Москвы» радиостанциясе мөхәррире урынбасары Максим Курников һәм Мәскәү Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина алып бара.