«Эхо Москвы» радиосының баш мөхәррире Минтимер Шәймиев белән очраша

Алексей Венедиктов Казанга республикадагы сәясәтне билгели торган кешеләр белән очрашу өчен килүен әйтте.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген «Эхо Москвы» радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашырга ниятли. КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары өчен үткәрелгән мастер-класста ул шул хакта хәбәр итте.«Минем монда килүемнең формаль сәбәбе «Эхо Москвы» радиосының Казанда сөйли башлавына 15 ел тулу белән бәйле. Чынлыкта мин республикагыздагы сәясәтне билгели торган кешеләр белән очрашу өчен килдем, - диде Венедиктов. - Сездән соң мин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашырга уйлыйм. Россиядә сәясәт белән шөгыльләнә торган журналист өчен республиканы бүгенге көндә дә җитәкли һәм элек җитәкләгән кешеләрнең нәрсә уйлавын аңлау зур әһәмияткә ия».Кичә Венедиктов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. «Без барыннан да элек татар этносы һәм аның Россиядәге тарихына кагылышлы төрле әйберләр хакында сөйләштек», - диде журналист.Ул шулай ук Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашты.