Үзбәкстан Президенты Татарстанга килергә вәгъдә бирде

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үзбәк делегациясенең очрашуы узды.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Казан Кремлендәге Татарстан Президенты резиденциясендә бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Хөкүмәте вице-премьеры Гуломжон Ибраһимов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Гуломжон Ибраһимовка сентябрьдә Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәрен оештыру өчен рәхмәт белдерде.

Республика лидеры ассызыклаганча, бу очрашу Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яктан үстерергә һәм ныгытырга тиеш. Бу ике як өчен дә актуаль.

"Үзбәкстан белән безнең уртак әйбер күп: бер дин, охшаш мәдәният һәм тел. Сез мәдәни хәзинәләрне саклау өчен бик күп эш башкарасыз. Ташкент һәм Сәмәркандта булган вакытта, моңа инандык. Безгә туризм юнәлешендә активрак эшләргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры урынбасарына.

Икътисади хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстан "КАМАЗ", "Татнефть", "ТАИФ" һәм республиканың башка кайбер предприятиеләренә таянырга тели. Үзбәкстанга авыр чыгарыла торган нефть запаслары һәм аеруча үзле нефтьне табуда кулланылган Татарстан тәҗрибәсе файдалы булырга мөмкин. Шулай ук нефть химиясе өлкәсендәге эш, Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе продукциясе кызыклы була ала.

Шул ук вакытта климат үзенчәлекләре сәбәпле Татарстан кайбер азык-төлек белән тәэмин ителүдә җитди проблемаларга ия. Беренче чиратта, сүз җиләк-җимеш һәм бакча культуралары турында бара. "Безгә, нигездә, нәкъ менә Үзбәкстан продукциясе килә. Тик ул ниндидер бормалы юллар аша үтә. Без турыдан-туры китерүне җайга салырга телибез", – дип ассызыклады Р. Миңнеханов.

Моннан тыш, төбәккә җиңел сәнәгать продукциясе җитми. Аны Татарстан, нигездә, читтән ала. Үзбәкстан бу мәсьәләдә ярдәм итә алыр иде. Сездән китерүне булдырырга яки биредә Үзбәкстан-Татарстан предприятиеләрен ачарга мөмкин.

"Безнең Президент сентябрь очрашуыннан соң хезмәттәшлеккә әзер булуыгыз, төрле өлкәләрдә уртак багланышлар булдырырга теләвегез белән бик тәэсирләнгән. Ул хәтта сез киткәннән соң миңа шалтыратып әйтте: "Менә бу – безнең кеше! Минем дустым өчен яшел юл ясыйбыз", - диде. Үзбәкстан һәм Россия Президентлары дәрәҗәсендә төбәкара багланышларны булдыру турында сүз булды. Сез, әлеге карарны кабул иткәч, безгә килгән беренче рәсми делегация булдыгыз. Безнең уртак мәнфәгатьләр күп, әлеге сәфәр кысаларында Татарстанда зур программа көтә. Моннан тыш, безнең Президент шулай ук Татарстанга килергә тели, әмма әлегә төгәл вакытын әйтергә әзер түгелбез", – дип җавап бирде Гуломжон Ибраһимов.