Бюджетның һәр сумы үз юнәлешендә төгәл бурыч үтәргә тиеш — Алексей Песошин

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел бюджеты да социаль юнәлештә булачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Алдагы өч елга булачак бюджет планы проектында икътисади үсеш, көндәшлеккә чыдамлылыкны арттыру, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен заманча инфраструктураларны арттыру буенча чаралар өстенлекле булып кала бирә. Бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларыннан соң Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шундый нәтиҗә ясады.

«Татарстанның 2018 ел бюджеты дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Акчалар бары перспективалы программаларның төгәл бурычларын үтәр өчен генә бүленәчәк. Бюджетның һәр сумы үз юнәлешендә төгәл бурыч үтәргә тиеш», - диде Алексей Песошин.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел бюджеты да социаль юнәлештә булачак. «Социаль өлкәгә бүленгән акча арта. Беренче чиратта, Россия Президентының «Май кануннары» нигезендә хезмәт хакын арттыруга юнәлтелгән чыгымнар үсә», - диде Татарстан Миниcтрлар Кабинеты башлыгы һәм республикада 37 программа гамәлдә һәм чыгымнарны исәпләгәндә аларны да исәпкә алырга кирәк.