Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әгерҗедә капиталь ремонт ясалган сәнгать мәктәбен ачты

Белем бирү учреждениесендә төрле юнәлешләр буенча 300гә якын бала шөгыльләнәчәк.

(Әгерҗе, 10 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Әгерҗедәге бердәнбер сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. Төзекләндерү эшләре 10 миллион сумга төшкән. Тантаналы ачылышка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде.

«Мин сәнгать мәктәбенең яңартылуына бик тә шат, биредә коллектив яхшы, директорның идеяләре ташып тора. Әлеге мәктәп капиталь ремонттан соң 285 бала өчен үсү-камилләшү урыны булачак», - диде Мөхәммәтшин.

Капиталь ремонт барышында бинаның фасадын яңартканнар, эчке ягында бизәкләү, электромонтаж эшләрен (һ.б.) башкарганнар. Мәктәп Президент программасы буенча яңартылган, ремонт эшләренә 10 миллион сум акча сарыф ителгән.

Учреждение директоры Ирина Сәйфуллин Фәрит Мөхәммәтшинга мәктәпне киңәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки барлык балаларга да урын җитми. Ул җитәкчелеккә әлеге мәсьәләне җентекләп тикшерергә кушты, Әгерҗедә икенче шундый ук учреждение төзелү ихтималы да юк түгел.

«Бүгенге көндә тагын да киңәю бурычы тора. Сәнгать белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, бирегә бөтенесе дә сыймый, без җитәкчелек белән бу хакта уйлаячакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Әгерҗе сәнгать мәктәбендә белем алган укучыларның күбесе Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда лауреат исемен яулый, илнең иң яхшы консерваторияләрендә укуын дәвам итә.