Татарстан Президентына Бөгелмә районында урып-җыю кампаниясе турында сөйләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Бөгелмә районында булды.

(Бөгелмә районы, 10 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Бөгелмә районында булды. Аңа урып-җыю кампаниясенең барышы һәм яңа терлекчелек комплекслары төзү турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов «Төньяк Нива Татарстан» җәмгыятенең көзге бодай кырын («ЭкоНива» агрохолдингы составына керә) карап чыкты. Аның Бөгелмә районында 31 мең гектар эшкәртелә торган җир бар. «Бөгелмә җире бик уңдырышлы, быел да яңгыр җитәрлек яуды. Монда хезмәт сөючән халык. Без бөртекле, борчак, соя үстерәбез, ясмык белән шөгыльләнә башладык. Әмма төп өстенлекне сыерлар өчен азык үстерүгә куябыз», — дигән мәгълүмат бирде холдинг җитәкчесе Штефан Дюрр.

Татарстан Президенты холдингның нинди күләмдә сөт җитештерүе белән кызыксынды. «Тулаем Россия буенча һәркөнне 2,6 мең тонна сөт савабыз. Быел азрак. Әмма алга таба үсеш безгә тагын да күбрәк сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип җавап бирде инвестор.

Ул хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районында предприятие 3,5 мең баш савым сыеры һәм 5 мең баш яшь терлек өчен «Наратлы» терлекчелек комплексы төзи.

 «Монда тагын ике терлекчелек комплексы — 6 мең баш сыерга исәпләнгән „Иске Сумароково“ һәм 3,5 мең баш савым сыерына исәпләнгән „Надеждино“ төзү планлаштырыла. Ярдәм итүегез өчен рәхмәт, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, инвесторларга ярдәм иттегез», — диде холдинг башлыгы.

Татарстан Президенты шулай ук Бөгелмә сөт комбинаты, 1нче икмәк заводы һәм башка җитештерүчеләрнең продукциясен бәяләде. Аннары комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән аралашты. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.